ТАТАР РАДИОСЫ

Татар Радиосы — Россиядә иң беренче милли, заманча радиостанцияләр челтәре!
Бездә 24 сәгать буе төрле стильдәге һәм юнәлештәге иң популяр җырлар яңгырый.

Безгә кушыл, яхшы кәеф бездән башлана 🩷

https://www.instagram.com/tatarradiosi_official/profilecard

View in Telegram

Recent Posts

📌Татарстанның мөһим яңалыклары:

1. Татарстанда кышның беренче ае гадәттәгедән җылырак булачак❄️

2. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар арттырыла.

3. Иртән яуган кар Казанда 10 баллык бөкеләр барлыкка килүгә сәбәпче булды 😱

4. 1000 сумлык банкнота өчен символга тавыш бирү бара – исемлектә Татарстанның өч объекты бар.

5. Казан укучысы «Голос. Дети» тапшыруының финалында катнашачак 🎤
Дуслар, кар яуганны көткән идегезме?!🤓
Көтеп алган аклык бүген Казаныбызны бизәде ❄️

Юлларда сак булыгыз! ☝️
📌Татар Радиосында «Яңа җыр»

Александр Игнатьев яңа «Гомер үтә» җырын тәкъдим итә ❤️

⬅️Александр Игнатьев көе,
⬅️Гөлүсә Газизҗанова сүзләре.

Ә сез яңа җырны тыңларга өлгердегезме? 😊
Дуслар, ә сез кышкы плейлистны әзерләп куйдыгызмы әле?☺️

Кыш җитүгә бары тик санаулы көннәр калып бара
Без башладык, эфир кызу гына бара!🔥

Сорауларыгызны комментарийларда калдыра аласыз 📩
«Безнең караш» тапшыруының бүгенге кунагы - Оештыру чаралары бүлеге җитәкчесе Закирова Эльвира😇

17:00 дә безгә кушылыгыз!
100.5 FM 📻
📌Татарстанның мөһим яңалыклары:

1. Татарстанда гаилә ипотекасы буенча кредит күләме 9 миллион сумга кадәр артырга мөмкин 🏠

2. Үзәк банк декабрьдә төп ставка артуны кире какмый.

3. Метшин Россия мэрлары рейтингында беренче урында, Мәһдиев егермелеккә кергән 🔥

4. Арча районында «Нуры-содур» поэмасының борынгы кулъязмасы табылган.
 
5. Фатирда кайбер хайваннарны асраган өчен штраф түләтәчәкләр 🐶
📌Татар Радиосында «Яңа җыр»

Гөлназ Яхина яңа «Көтәләр сине күзләрем» җырын тәкъдим итә ❤️

⬅️Ләйсән Шәйхетдинова көе,
⬅️Ләйсән Шәйхетдинова сүзләре.

Ә сез яңа җырны тыңларга өлгердегезме? 😊
Бүгенге тапшыруыбызның кунаклары Алсу һәм Азат Фазлыевлар күпләр яратып өлгергән «Әгәр сине очратмасам» җырын башкара 💕

Бу җырга күпме туй биюләре куелган да, күпме мәхәббәт аңлатылган 🙏
«РАДИО СӘХНӘ» тапшыруында кунакта - Алсу һәм Азат Фазлыевлар 🔥

Башладык! 100.5 fm 📻
📌Татарстанның мөһим яңалыклары:

1. Татарстанлылар 2025 елда 120 көн ял итәчәк

2. Владимир Путин Казанда узган БРИКС саммитының зур уңышын билгеләп үтте.

3. Киләсе елга гаилә ипотекасы буенча лимит 2,4 трлн сумга артачак 💰

4. Татарстанда коммуналь хезмәтләргә тарифлар 17,5 процентка артачак.

5. Бу атнада Татарстанда -12 градуска кадәр суыта ❄️
Бүген талантлы, популяр җырчы Ильназ Баһның туган көне! 🥳

Аңа ихластан сәламәтлек, гаилә бәхете, иҗатының гөрләп баруын телибез!👏🏻Алга таба да югары үрләр яулау насыйп булсын! 💫

Ильназның кайсы җырын яратып тыңлыйсыз, языгыз әле ☺️
📌Татар Радиосында «Яңа җыр»

Лилия Сабирова яңа «Канатларың кайрылмасын» җырын тәкъдим итә ❤️

⬅️Гузәлия көе,
⬅️Эльвира Әхмәтова сүзләре.

Ә сез яңа җырны тыңларга өлгердегезме? 😊
Зөлфирә Шайдуллинаның кушаматы нинди? 😄

Әбисенең ни сәбәпле тәрәзәдән ялан тәпи чыгып китеп, клубта чыгыш ясавы хакында җырчы «Радиосәхнә» тапшыруында сөйләде 🎞️
«Өйгә бер көйгә»

Бүгенге тапшыруда гаилә бюджеты турында фикер алышырбыз👇

Иң кызыклы җавапка бүләк🎁
📌Татарстанның мөһим яңалыклары:

1. Быел Татарстанда юл эшләренә 83 миллиард сум акча тотылачак 💸

2. Казан декабрьдә ял итү өчен иң кулай 5 шәһәр исәбенә кергән.

3. Татарстан халыкның сәламәт тормыш рәвеше буенча төбәкләр рейтингында 38 нче урында 💪

4. Пневмония белән авыручы балалар саны арту сәбәпле, Казанда берничә мәктәп дистанцион укытуга күчкән.

5. Путин чайлдфрины пропагандалаган өчен 5 млн сумга кадәр штраф турындагы законны имзалады
«УЯН ТАТАР» тапшыруының бүгенге кунагы - Артур Исламов🎤
📌Татар Радиосында «Яңа җыр»

Артур Исламов яңа «Башларга» җырын тәкъдим итә ❤️

⬅️Артур Исламов көе,
⬅️Илназ Гәрәев сүзләре.

Ә сез яңа җырны тыңларга өлгердегезме? 😊
УЯН, ТАТАР👍

Иртәгә бездә кунакта җырчы Артур Исламов булачак 🤩

Сорауларыгыз, теләкләрегез һәм тәкъдимнәрегез булса — комментарияләрдә
яза аласыз

🎙9:00 - 10:00
📍100.5 FM
Югалтмас өчен саклау төймәсенә бас 😉

Иң якын кешеләребез, әниләребезгә багышланган күңелне эретүче җырлар 🥹
Тыңлыйбызмы?

Ә сез нинди җырларны өстәр идегез? 🩷
See more posts

View in Telegram